

Башкортстанның Караидел районы үзәгендәге “Олимпиец” физкультура-савыктыру үзәгендә 2005 елда туган егетләр арасында спонсорлар кубогына баскетбол буенча турнир узды. “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль программасы кысаларында узган бәйгедә Караидел, Тәтешле, Борай районнары һәм Яңавыл шәһәре яшьләре көч сынашты.
Киеренке бәйгедә беренчелекне Караидел районы командасы яулады. Икенче урын – Яңавыл шәһәре егетләрендә, өченче урын – борайлыларда. Дүртенче урын исә Тәтешле районы яшьләре өлешенә төште.
Барлык катнашучылар да бәйгенең спонсоры – Владимир Имаев тарафыннан истәлекле бүләкләр, медальләр, кубоклар белән бүләкләнде.
Чыганак:Башкортстанның Караидел районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/343386