Тәтешле районында тантаналы рәвештә Бармыш елгасындагы буа ачылган. Бу хакта Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә. Төзекләндерү эшләре ике ел дәвамында “Торак һәм шәһәр мохите” дип аталган гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” Федераль программасы ярдәмендә алып барылган.
Хәзерге вакытта буа территориясендә бордюрлы тротуар плиткалары җәелгән, яктырткычлар, эскәмияләр куелган, машина кую өчен мәйданчык төзелгән, балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылган, беседкалар эшләнгән, пирс, киенү-чишенү бүлмәсе һәм күзәтү пункты булган пляж зонасы булдырылган, видеокамералар урнаштырылган.
Моннан тыш, буа уртасында республика районнары тарихында беренче тапкыр яктырткычлы йөзә торган динамик фонтан урнаштырылган.
Буа тәтешлеләрнең яраткан урынына әверелгән.
Фото: Bashinform.ru