

2020 елның апреленнән алып Русия Пенсия фондыннан “Ана капиталы”н алу өчен төрле инстанцияләрдән документ җыеп интегәсе юк. Фонд хезмәткәрләре бу эшне үзләре башкара. Шунан соңгы вакыт эчендә Башкортстанда беренче һәм икенче балалары туган гаиләләргә 55025 сертификат шул рәвешле тапшырылган. Быел мондый сертификатларның саны – 16447.
“Ана капиталы” сертификатын алу өчен Русия Пенсия фонды бүлекчәләренә барып йөрүнең дә хаҗәте юк. Электрон рәвештәге сертификат ата-ананың “Госуслуги” порталындагы яки Пенсия онды сайтындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Шәхси кабинет аша әлеге акчаны гаилә өчен кирәкле максатларга файдаланырга да мөмкин. Моның өчен Пенсия фондының клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итү кирәкми. Гариза электрон рәвештә тапшырыла.
2021 елдан башлап “Ана капиталы” сертификатын алу буенча гариза 5 эш көне эчендә карала. Ә инде бирелгән сертификатлардагы акчаны файдалану турындагы гаризалар буенча карар 10 эш көне эчендә чыгарыла. “Ана капиталы”ның күләмен арттыру – “Демография” гомумдәүләт проектында каралган чараларның берсе ул.
Фото: trudsaf.ru