

Салават шәһәрендә "Кванториум" балалар технопаркы һәм "IT-Куб" цифрлы белем бирү үзәге ачылган. Бу "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында мөмкин булган.
«Кванториум» технопаркы 1нче гимназия базасында барлыкка килгән. Ул балаларда табигый-фәнни, математик, мәгълүмати грамоталылыкны үстерү, креатив фикерләүне формалаштыру, табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге күнекмәләрне камилләштерү максатын куя.
Сыйныфларда 500 кв.м артык мәйданда ремонт ясалган, иң алдынгы һәм заманча җиһазлар сатып алынган. Салават шәһәре укучылары “Хайтек”, “Робоквантум”, “Биоквантум”, “Наноквантум”, “Энерджиквантум”, “Аэро/Гео” кебек юнәлешләрдә укыячак.
«IT-куб» балалар өчен цифрлы белем бирү үзәге 25 нче санлы Башкорт гимназиясенең өченче катында урнашкан. Биредә тулысынча кабинетларда ремонт үткәрелгән, җиһазлар, компьютерлар, программа комплекслары сатып алынган.