Барлык яңалыклар

Нуриманнар сәламәтлеген кайгырта

Берничә айда  меңнәрчә кеше заманча цифрлы флюорографта тикшеренү үткән.

Нуриманнар сәламәтлеген кайгырта
Нуриманнар сәламәтлеген кайгырта

“Сәламәтлек саклау” дип аталган гомумдәүләт проекты кысасында  Нуриман районының үзәк хастаханәсенә яңа  флюорография аппараты куелган иде. Инде берничә айда  меңнәрчә кеше заманча цифрлы флюорографта тикшеренү үткән. Бу хакта  Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Ведомствоның матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, яңа җиһазлар сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең төбәк программасы ярдәмендә килгән. Исегезгә төшерәбез, бу программа Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

– "Флюоро-ПроГраф-РП" Русия флюорографик цифрлы аппараты Нуриман үзәк район хастаханәсендә 2022 елның маенда урнаштырылган иде. Бу вакыт эчендә яңа җайланмада тикшерү 3,2 меңнән артык пациент узган. "Беренчел звеноны модернизацияләү" программасы ярдәмендә хәзер хастаханәнең арсеналында заманча цифрлы флюорограф бар. Пленар флюорографиядән аермалы буларак, ул табибка экранда мизгел эчендә фоторәсемне күрергә мөмкинлек бирә”, – дип ассызыклады Нуриман хастаханәсенең баш табибы Салават Гайсин. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча региональ программаның төп максаты – уңайлы шартларда сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык медицина ярдәме күрсәтү, шул исәптән кече торак пунктларда һәм республиканың ерак  районнарында яшәүчеләр өчен.

 

Фото: Bashinform.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас