Аскында мини-футбол буенча чемпионат бара

Дөрес, әлегә анда II–V сыйныф укучылары гына көч сынаша.

Аскында мини-футбол буенча чемпионат бараАскында мини-футбол буенча чемпионат бара
Аскында мини-футбол буенча чемпионат бара

31 октябрьдә Аскын авылының “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында башланган чемпионат “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль проекты кысаларында үткәрелә. Кичә бәйгене II сыйныф укучыларыннан торган 6 команда башлап җибәрде. Аларның һәркайсы 10 яшь футболчыдан тора иде.

Киеренке бәйгедә беренче урынны Аскын спорт мәктәбенең 2 Б сыйныфы командасы яулады, икенче урынга – 2 А сыйныфы, өченчегә – 2 В сыйныфы укучылары чыкты.

Бүген чемпионатта III сыйныф укучылары көч сынаша. Чемпионат 3 ноябрьдә тәмамланачак.

Чыганак: Башкортстанның Аскын районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/341317

Аскында мини-футбол буенча чемпионат бара
Аскында мини-футбол буенча чемпионат бара
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас