Барлык яңалыклар

Башкортстан хезмәт җитештерүчәнлеге буенча илдә алдынгы

Башкортстан “хезмәт җитештерүчәнлеге” дип аталган гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру рейтингында лидер-төбәкләр өчлегенә кергән.

Башкортстан хезмәт җитештерүчәнлеге буенча илдә алдынгы
Башкортстан хезмәт җитештерүчәнлеге буенча илдә алдынгы

Башкортстан “хезмәт җитештерүчәнлеге” дип аталган гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру рейтингында лидер-төбәкләр өчлегенә кергән. Бу хакта республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры – төбәкнең икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, бу рейтингны 2021 ел нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы төзегән иде.

– 14 октябрьдә Сочидагы “Җитештерүчәнлек 360” IV федераль форумында алдынгы регионнарга бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Ул регионның бу практиканы нәтиҗәле гамәлгә ашыруы турында сөйли,  предприятиеләрне ресурсларны сакларга һәм табышны арттырырга этәрә. Башкортстанда гомумдәүләт проектка 2018 елдан бирле 142 предприятие кушылган, – диде Рөстәм Моратов.

 

Фото: strategy24.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас