Барлык яңалыклар

Мәктәп туризмы үсешә

Ике айда 5,5 мең укучы Башкортстан буйлап ике көнлек турларга барып кайткан.

Мәктәп туризмы үсешә
Мәктәп туризмы үсешә

Башкортстан Республикасының 5,5 меңнән артык укучысы "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган "Мәктәп туризмы" проектында катнашкан. Бу хакта республиканың эшмәкәрлек буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

"Мәктәп туризмы" пилот проекты агымдагы елның сентябрендә старт алды. Аның төп максаты -- укучыларны зур булмаган сәяхәтләр кысаларында туган як тарихы белән таныштыру. Тулы булмаган ике айда Башкортстан территориясе буенча ике көнлек турларга 5,5 мең укучы китә алган. Бу -- быел планлаштырылган катнашучыларның яртысы.

"Мәктәп туризмы" проектының уңай кайтавазлар алуы сөендерә. Ул югары социаль әһәмияткә ия, чөнки сәфәрләр балаларга туган ягын яхшырак белергә һәм үзләре өчен ниндидер яңа нәрсәләр ачарга мөмкинлек бирә. Сәфәрләр бушлай, Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарына  исәпләнгән, график буенча бара.

Киләсе елга программа күләмнәрен күпкә арттырырга ниятлиләр.

Мәктәп туризмы үсешә
Мәктәп туризмы үсешә
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас