

Кеше бер ел эчендә ярты тонна калдык җитештерә, шуларның 92-95% ы чүплекләрдә туплана, дистәләрчә, кайчагында йөзләрчә ел агулы матдәләр бүлеп чыгара. Чүп-чарның 60-80% эшкәртү өчен мөмкин булган икенчел чимал булып тора. Өйдә чүп-чарны аерым җыюны оештырып һәм кабул итү пунктларындагы төрләр буенча калдыкларны тапшырып, кешеләр экологик хәлне яхшыртуга ярдәм итәләр, энергия ресурсларын саклыйлар. Калдыкларны сортлауның әһәмияте җыела торган чүп-чарның өлешен киметүдән һәм каты көнкүреш калдыклары полигоннары мәйданын киметүдән гыйбарәт. Русиядә пыяла, металл, макулатура һәм пластик эшкәртелә. Нәкъ менә бу төр чүп-чар сортланырга тиеш.
Башкортстанның Экология министрлыгы каты коммуналь калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар сатып алуга конкурс игълан итте. Катнаш чүп өчен 3171 беж төсендәге контейнер, пыяла өчен кызыл төстәге 3042, пластик өчен сары төстәге 2253 һәм кәгазь өчен зәңгәр төстәге 2627, – барлыгы 11 093 контейнер сатып алыначак. Контейнерларны республиканың 63 муниципалитетында урнаштырачаклар.
Фото: mos-konteiner.ru/article