Хезмәт коллективлары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестивале бара. Ул Нуриман районында да узган һәм “Демография” илкүләм проекты ярдәме белән оештырылган.
Ачылу тантанасында район хакимияте башлыгы Вилдан Ситдыйков сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, ул ГТО нормативларын уңышлы үтәгән өчен спортчыларга алтын һәм көмеш билгеләр тапшырды. Командалар фестиваль программасына кергән спорт тестларында үз көчләрен сынап карады: аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, идәндә яткан килеш кулларны бөкләү һәм сыгылдыру, гер күтәрү, турникта тартылу, гимнастик эскәмиядә басып торган килеш алга таба авышу, ике аяклап сикерү һәм башкалар.