

Башкортстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары, “Росагролизинг” дәүләт компаниясенең ташламалы программаларыннан файдаланып, 418 берәмлек техника сатып алдылар. Сатып алынган техниканың бәясе 2,6 миллиард сумнан артып киткән. 2021 елда бу сумма 2,1 миллиард сум тәшкил иткән иде.
– Башкортстан “Росагролизинг“ программалары буенча даими техника актив сатып ала. Икенче ел рәттән без бу күрсәткеч буенча илнең иң яхшы дүрт төбәгенә керәбез. Компаниянең ташламалы программалары – бер тапкыр бирелә торган минималь чыгымнар белән авыл хуҗалыгы предприятиеләренең техник паркын яңартуны яхшы тәэмин итә, – дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Әлеге эшләр Русия Президенты Владимир Путин башлангычындагы авыл хуҗалыгына кагылган гомумдәүләт проекты кысасында тормышка ашырыла.
Республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте фотосы.