13 сентябрьдә Туймазы дәүләт татар драма театрында тантаналы рәвештә виртуаль концерт залы ачылды. Бу эш “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Цифрлы мәдәният” федераль проекты буенча башкарылды.
Виртуаль залларны ачу Русиянең Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү дәүләт филармониясе тарафыннан 2014 елда башлап җибәрелгән уртак проект. Бүгенгә Башкортстанда шундый сигез тамаша залы ачылды.
Тантанада Башкортстанның Мәдәният министры вәкиле Зиннур Сөләйманов катнашып, театр артисларына министрлыкның Рәхмәт хатларын тапшырды. Ахырда виртуаль залда беренче тамаша күрсәтелде. Ул Илгиз Зәйниевның “Борһан йорты” әсәре буенча куелды.
Чыганак: Башкортстанның Мәдәният министрлыгы; https://contenta.info/press_releases/331683