Барлык яңалыклар

Уфа этнотуризм үзәгенә әверелә

Уфада “Ел маршруты” дип аталган бөтенрусия туристлык премиясе финалы узачак.

Уфа этнотуризм үзәгенә әверелә
Уфа этнотуризм үзәгенә әверелә

Уфада 31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр “Ел маршруты” дип аталган бөтенрусия туристлык премиясе финалы узачак. Бу хакта республика Хөкүмәте хәбәр итә. Финалда  66 төбәктән 340тан артык проект катнаша,  шуларның 38е – Башкортстаннан.

“Ел маршруты” Бөтенрусия туристлык премиясе 2014 елда гамәлгә куелды һәм туристик маршрутлар булдыру һәм үстерү буенча казанышлар өчен бирелә. Бу елларда конкурска барлыгы 2,7 меңнән артык проект тәкъдим ителгән. Бөтенрусия туризм премиясе финалы этнотуризм буенча II Халыкара форум кысаларында узачак.

– Башкортстан Русиянең сәяхәт өчен уникаль мөмкинлекләре һәм актив үсеш алучы туриндустрия булган иң матур төбәкләренең берсе. Форум бер мәйданда илебезнең иң яхшы тәҗрибәсен тупларга ярдәм итәчәк, яңа уртак проектлар өчен башлангыч нокта булачак һәм ил территориясендә трендлы туристик маршрутларны алга этәрү өчен көчле стимул бирәчәк, – дип белдерде республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Форум программасында пленар сессия, төрле түгәрәк өстәлләр һәм секцияләр, шулай ук “Халыкара этномәдәни туризм” дип аталган күргәзмә узачак. Этнотуризм буенча халыкара форум “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт  проекты кысаларында оештырыла. Ул Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән масштаблы проект.

 

Фото: Bashinform.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас