Бер гаиләдә 39 бала

Краснокама районының Яңа Кабан авылында яшәүче 56 яшьлек Аис Маликов һәм аның хатыны Гөлсириннең гаиләсендә 39 бала тәрбияләнә!

Бер гаиләдә 39 балаБер гаиләдә 39 бала
Бер гаиләдә 39 бала

Балаларның алтысы -- үзләренеке, бишесе -- уллыкка, калганнары опекага алынган.

Аис Маликов быел Башкортстанның Иҗтимагый палатасы тарафыннан гамәлгә куелган «Әти даны (Отцовская доблесть)»  конкурсында җиңеп чыккан.

Балалар йортыннан алар сабыйларны үз балалары үсеп таралыша башлагач алырга карар иткән. Башта шикләнебрәк торганнар. Әмма үз көчләрен сынап карарга булганнар. Андый тәҗрибәсе булган әти-әниләрнең тәҗрибәсен өйрәнгәннәр. 

Барлык балалар да диярлек спорт белән шөгыльләнә. Маликовлар   мәктәп-интернат янындагы  өч катлы йортта яши. Анда спорт секцияләре күп, ә үзләренең подвалында тренажер залын төзекләндергәннәр.

Язмышлары нинди генә авыр булмасын, барлык балалар да дустанә һәм хезмәт сөючән булып үсә.

***

Быел 16 октябрьдә Русиядә  икенче тапкыр "Әтиләр көне"н  билгеләп үттеләр. Дәүләт гаиләләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Аерым алганда, илдә бу бурычны үтәргә  "Демография" илкүләм проекты ярдәм итә.

***

Русия хөкүмәте 2023 елның 1 гыйнварыннан башлап түбән керемле гаиләләр өчен универсаль пособие кертә, ул гамәлдәге түләүләрне берләштерәчәк. Аның күләме төбәк яшәү минимумының 50, 75 яисә 100% ын тәшкил итәчәк. Яңа пособие йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан мохтаҗ хатын-кызларга да билгеләнәчәк.

Бер гаиләдә 39 бала
Бер гаиләдә 39 бала
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас