Юллар, юллар...

Стветофорларны беркеткән җайланмалар да заманчалаша.

Юллар, юллар...Юллар, юллар...
Юллар, юллар...

Стәрлетамак шәһәрендә “хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт проекты кысаларында 2022 елда төзекләндерелергә тиешле 17 юл аралыгының 15ендә эшләр тәмамланган. Быел анда 12,5 километр юл норматив хәлгә китерелә. Төзекләндерүчеләр арасында сайлап алу уздырылган. Нәтиҗәдә 9,5 миллион сумга якын экономияләүгә ирешкәннәр. Бу хакта республика Транспорт министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә. Бүгенге көндә планда каралган ике өлештә эшләр тәмамлануга якынлаша.

Стәрлетамакта шулай ук светофорларны беркеткән җайланмалар да заманчалаша. Аларга диод тасмалар куела, нәтиҗәдә светофор белән бер үк вакытта төсләрен үзгәртә. Мондый светофорлар чатны кичкәндә машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә игътибарын җәлеп итә.

 


Фото: utv.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас