Калмашбаш, Кашкар, Имәнлекул, Тайняш, Каргалы авылларында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары барлыкка килде. Авыл халкы өчен бик мөһим бу объектларны төзү «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү кысаларында мөмкин булган. Барлык ФАПларда инде пациентларны кабул да итәләр.
ФАПлар беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган, шул исәптән ЭКГ аппараты, пульсоксиметр, ноутбуклар.
Халык хәзер уңайлы шартларда медицина ярдәме ала алачак. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр һәм балалар өчен мөһим. Диспансеризация һәм вакцинация якты уңайлы кабинетларда уза. Фельдшерлар өчен дә заманча шартлар барлыкка килде.