Ярлылар бетәрме?

2022 елда Башкортстан халкына оешмаларның хезмәт хакы буенча 111,2 миллион сум бурычы кайтарылган.

Ярлылар бетәрме?Ярлылар бетәрме?
Ярлылар бетәрме?

“Демография” гомумдәүләт проекты буенча 2024 елга Русиядә ярлылар санын ике тапкырга киметү максаты куела. Төрле комиссияләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә, 52 оешма үзләренең хезмәткәрләренә эш хакы буенча 111,2 миллион сум күләмендәге бурычын кире кайтарган. Моның өчен 72 бурычлы оешма катнашлыгында 16 киңәшмә үткәрелгән. Шулардан 31 оешма 92,7 миллион сум күләмендәге бурычын хезмәткәрләренә кайтарып биргән.

Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында республикадагы биш бурычлы оешманың доклады тыңланылды. Шулардан “Ишембай ирекмән янгын сүндерүчеләр командасы”, “Нефть һәм газ яткылыкларын җиһазландыру буенча проект бюросы” үз хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча бурычларын тулысынча кайтарулары турында хәбәр иттеләр. “ОС” җаваплылыгы чикләнгән оешмасының баш бухгалтеры хезмәткәрләре алдындагы бурычын 15 октябрьгә кадәр капларга планлаштыруы хакында белдерде.

Чыганак: Башкортстан Республикасының гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы; https://contenta.info/press_releases/330301

Ярлылар бетәрме?
Ярлылар бетәрме?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас