

Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырылган гомумдәүләт проектлары вакытында башкарыла.
Башкортстан Транспорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022 елның гыйнвар-сентябрь айлары йомгаклары буенча төбәктә “Хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт проектын тормышка ашыру өчен бүленгән акчаларның 78%тан артыгы үзләштерелгән. “Хәзер юл эшләрен башкаруның актив чоры. Төп күләм III квартал азагында IV квартал башында тапшырылачак", – дип хәбәр итте Федераль юл агентлыгы коллегиясендә Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Виктор Жульков.
2022 елда республикада “Хәвефсез сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында 200 километрдан артык юл һәм 9 күпер норматив хәлгә китерелә. 2022 елда Башкортстан бюджетына юллар төзү һәм ремонтлау өчен бүлеп бирелгән акчаларның гомуми күләме 6,2 миллиард сумнан артып китә.
Башкортстанның Транспорт министрлыгы фотосы.