Марина ЦВЕТАЕВА – Караиделлеләр күңелендә

Кичә Караидел үзәк район үрнәк китапханәсендә күренекле рус шагыйрәсенең истәлегенә багышланган әдәби чара үтте.

Марина ЦВЕТАЕВА – Караиделлеләр күңелендәМарина ЦВЕТАЕВА – Караиделлеләр күңелендә
Марина ЦВЕТАЕВА – Караиделлеләр күңелендә

Рус поэзиясенең Көмеш гасырына караган шагыйрә, прозаик һәм драматург Марина Ивановна Цветаева иҗаты хакында күпсанлы фәнни-тикшеренү хезмәтләре, истәлекләр язылган. Аның фаҗигале язмышы, әсәрләренең язылу тарихы әлегә кадәр кызыксыну уята.

Чара барышында китапханәчеләр шагыйрәнең тормыш юлы турында бәян иттеләр, аның талант тамырлары, ата-анасы, гаилә тәрбиясе, беренче җыентыгының басылу тарихы, революциядән соң мөһаҗирлектәге тормышы, Русиягә кабат кайтуының сәбәпләре белән таныштырдылар.

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелгән чара ахырында Марина Цветаеваның шигырьләре укып ишеттерелде, аның хакында видеофильм күрсәтелде.

Чыганак: Башкортстанның Караидел районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/328305

Марина ЦВЕТАЕВА – Караиделлеләр күңелендә
Марина ЦВЕТАЕВА – Караиделлеләр күңелендә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас