Уфада быел планлаштырылган юл төзекләндерү эшләренең 98 проценты башкарылган. Бу турыда төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 2022 елгы юл-төзелеш сезоны ахырына гомуми озынлыгы 23 километр булган урам-юл челтәренең 17 участогы норматив хәлгә китереләчәк. Әлеге максатларга бюджеттан 1,854 миллиард сум бүлеп бирелгән.
– Уфа, гадәттәгечә, Башкортстанда “хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча лидерларның берсе. Нәкъ менә биредә күп кенә зур эшләр гамәлгә ашырыла, – дип хәбәр итә төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
Аның сүзләренә караганда, 10 объектта эшләр сроклардан алда тәмамланган.
Транспорт министрлыгында ассызыклаганча, юл эшчеләре җәяүлеләрнең уңайлы хәрәкәте өчен шартлар тудыруга аерым игътибар биргәннәр. Яраксызлыкка килгән тротуарлар яңартылган, ә алар булмаган урыннарда яңалары салынган.
“Хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла. Анда Русиянең 85 субъекты катнаша.
Транспорт министрлыгы фотосы.