+2 °С
Болытлы
Белорет шәһәренең Урал пружина заводы цехның җитештерүчәнлеген 21 процентка арттырган. Бу "Хезмәт җитештерүчәнлеге" илкүләм проектында катнашу ярдәмендә мөмкин булган, дип хәбәр итә Башкортстанның Икътисадый үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы.
"Хезмәт җитештерүчәнлеге" илкүләм проектында катнашу нәтиҗәсендә белорет предприятиесе төрле күрсәткечләр буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешә алган. Аерым алганда, пилот продукт буенча продукция җитештерү -- аена 120% ка, ә продуктны сатудан керем 140% ка арткан.