Биредә, республиканың башка күп кенә муниципалитетларындагы кебек үк, Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яңа объектлар төзелә. Мондый объектлар арасында Салаватның инженерлык челтәрләре төзелеше дә бар. Объектны файдалануга тапшыру 2022 елга планлаштырылган. Финанслау 104 миллион сумнан артып китә, шуның 87,6 миллион сумы – федераль бюджет акчалары.
Күмертау уңайлы шәһәр мохитен булдыруның V Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды. Шуның аркасында федераль бюджеттан 80 миллион сум акча җәлеп ителгән. Күмертау үзәгендә яктылык урнаштыру, фонтан һәм башка эшләр каралган. Беренче этап буенча эшләрне октябрьдә тәмамлау планлаштырыла.
Фото: Bashinform.ru