Барлык яңалыклар

Белем алу беркайчан да соң түгел

50 яшьтән өлкәнрәкләр түләүсез өстәмә белем ала аламы? Әлбәттә.

Белем алу беркайчан да соң түгел
Белем алу беркайчан да соң түгел

 Мисалга, Дүртөйле шәһәрендә  "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проекты ярдәмендә өлкән яшьтәгеләр үзенең белемен күтәрә алган.  Бу хакта Дүртөйле районы администрациясе хәбәр итә.

Хәзерге вакытта җирле оешмалар белгечләре Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә һөнәри әзерлек уза. Алар "Белгечнең һөнәри эшчәнлегендә цифрлы технологияләр" һәм "Стратегик идарә" программалары буенча белем ала.

"Интернет һәм социаль челтәрләр дөньяны яулап алды. Район хакимиятенең архив бүлеге дә заман белән бергә атлый: социаль челтәрләрдә үз битләребезне алып барабыз. Курс материалларын өйрәнгәндә, мин кызыклы һәм файдалы белемнәргә ия булдым", --  ди укучыларның берсе Глүсә Ситдыйкова.

Белем алу беркайчан да соң түгел
Белем алу беркайчан да соң түгел
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: