Барлык яңалыклар

Яңавыллылар җәяү йөри

Акция барышында шәһәрдә яшәүче 500 кеше Некрасов урамындагы сквер буенча 10 000 адымлык дистанцияне үтте.

Яңавыллылар җәяү йөри
Яңавыллылар җәяү йөри

1-2 октябрьдә илдә Бөтенрусия җәяү йөрү көне билгеләнә. Шул уңайдан “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль проекты кысаларында Яңавыл шәһәрендә махсус бәйрәм акциясе оештырылды. Анда 500дән артык кеше катнашты. Алар Некрасов урамындагы сквер буенча 10 мең адымга исәпләнгән дистанцияне җәяү узды. Бу гадәти атлап йөрү булмады, юлда аларны төрле бәйгеләр, спорт һәм интерактив мәйданчыклар, ә дистанция азагында тәмле чәй көтте. Чараны оештыручыларның берсе  Яңавыл шәһәренең үзәк хастаханәсе булды. Ул “Үзеңнең кан басымыңны үлчә” дип аталган махсус чара үткәрде, кардиолог Анатолий Потеряев бәйгечеләргә җәяү йөрүнең организмга файдасы турында сөйләде.

Ахырда барлык катнашучылар да Русия Олимпия комитетының дипломнары белән бүләкләнде, ә өлкәннәр өчен скандинав атлавы буенча мастер класс узды.

Чыганак: https://contenta.info/press_releases/325075

Яңавыллылар җәяү йөри
Яңавыллылар җәяү йөри
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: