Тәтешле районының ике авылында фельдшер-акушер пункты төзи башладылар. Бу эшләр “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “беренчел буынын модернизацияләү” программасы кысаларында тормышка ашырыла. Болар хакында Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Райондагы 73 торак пунктка биш авыл табиблык амбулаториясе һәм 35 ФАП эшли. Кашкак авылында бина каркасын торгызганнар. Якын арада төзүчеләр түбә ябу эшләренә керешәчәкләр һәм сандвич-панельләрдән диварлар торгызачаклар. Кашкак ФАПы 371 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шул исәптән 55 балага. Беләш авылында фундамент каркасы монтажланган, шушы көннәрдә бинаның үзен төзи башлаячаклар. Беләш ФАПы, үз чиратында, 450 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шуларның 62се балалар. Төзелеш эшләре октябрь уртасына кадәр дәвам итәр дип планлаштырыла, ә медицина эшчәнлеген башкаруга лицензияләр агымдагы ел ахырына кадәр алыначак.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.