Барлык яңалыклар

Яңа ФАПлар кайда ачылачак?

Тәтешле районының ике авылында яңа ФАПлар төзелеп ята.

Яңа ФАПлар кайда ачылачак?
Яңа ФАПлар кайда ачылачак?

Тәтешле районының Кашкак һәм Беләш авылларында яшәүчеләр тиздән "Россия Федерациясе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" федераль проекты ярдәмендә төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пунктларында (ФАПларда) медицина ярдәме ала алачак. Бу хакта муниципалитет администрациясе хәбәр итә.

Күптән түгел алар өчен төзелеш материаллары килгән.  Кашкак авылында бина каркасын төзегәннәр инде. Якын арада төзүчеләр түбә эшләренә керешәчәкләр һәм сэндвич-панельләрдән диварлар торгызачаклар.

Беләш авылында фундамент каркасы монтажланган, ә шушы көннәрдә бинаның үзен төзү башланачак. Төзелеш эшләре октябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк.

Ә алга таба лицензиягә документлар әзерләнәчәк. Илкүләм проект ярдәмендә тиздән Кашкак һәм Беләш халкына кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылачак, ди Тәтешле районы администрациясе башлыгы Фәнүр Шәйхисламов.

Яңа ФАПлар кайда ачылачак?
Яңа ФАПлар кайда ачылачак?
Яңа ФАПлар кайда ачылачак?
Яңа ФАПлар кайда ачылачак?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: