“Дуфон” Дүртөйле районының Ленин исемендәге нәсел заводында, “Аргамак” ат спорты комплексы директоры Илшат Мәхмүтовның кул астында тәрбияләнә. Казан ипподромында дүрт яшьлек атлар арасында узган ярышларда 2,4 чакрым араны 3 минут 02 секунд эчендә үтеп, ул беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Хәтта Татарстанның элекке рекордсменын да узып, Идел-Урал буендагы дүрт яшьлек юртаклар арасында чемпион исемен яулады. Җиңүчене һәм аны әзерләүчеләрне Дүртөйле районы хакимияте рәисе Риф Йосыпов тәбрикләде.
Бәйге “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль проекты кысаларында оештырылды.
Чыганак: Башкортстанның Дүртөйле районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/323620