«Башкортавтодор» АҖнең Тәтешле ЮРТИ филиалы белгечләре Борай – Иске Балтач – Куеда автомобиль юлында төзәтү эшләре алып барган. 5 км озынлыктагы аварияле участок ремонтланган. Бу эш «Хәвефсез сыйфатлы юллар» илкүләм проекты ярдәмендә башкарылып чыгылган.
Объектның гомуми бәясе 77 млн сумга якын. Ремонт сыйфатына аерым игътибар бирелә, илкүләм проектка караган объектларда башкарылган эшләр күп баскычлы контроль үтә, аны башта подряд оешмалары үзләре уздыра, аннары – заказчы, ә соңыннан – Федераль юл агентлыгы белгечләрЕ, ди Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
Чыганак: pravitelstvorb.ru.