Дүртөйледә тәрбиячеләрне тәбрикләделәр

Район җитәкчелеге мәктәпкәчә белем бирүче мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Дүртөйледә тәрбиячеләрне тәбрикләделәрДүртөйледә тәрбиячеләрне тәбрикләделәр
Дүртөйледә тәрбиячеләрне тәбрикләделәр

Кешенең холкы, киләчәге аның балачагында формалаша. Шуңа күрә сабыйларга кечкенәдән яхшы тәрбия бирү мөһим. Бу эш белән балалар бакчалары шөгыльләнә. Моны Дүртөйледә бик яхшы аңлыйлар. Шуңа күрә район җитәкчеләре Тәрбиячеләр көнен югары дәрәҗәдә билгеләү өчен бөтен көчен салды. Яшьләр үзәгендә узган тантанага Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм урындагы Мәгариф идарәлеге җитәкчесе Нәсимә Ибатуллина килеп, тәрбиячеләрне Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Районның сәнгать осталары алар өчен концерт куйды. Тантана “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында узды.

Чыганак: Башкортстанның Дүртөйле районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/321703

Дүртөйледә тәрбиячеләрне тәбрикләделәр
Дүртөйледә тәрбиячеләрне тәбрикләделәр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас