Барлык яңалыклар

Яшьләр эшсез калмаячак

Башкортстанның 300дән артык предприятиесе яшьләргә 2,7 меңнән артык вакансия тәкъдим иткән.

Яшьләр эшсез калмаячак
Яшьләр эшсез калмаячак

Башкортстанның 300дән артык предприятиесе һәм оешмасы эш эзләүче яшьләргә 2,7 меңнән артык вакансия тәкъдим иткән. Бу хакта Башкортстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә. Ул мәгълүматларга караганда, 4 меңнән артык кеше, шул исәптән республика югары уку йортларын һәм махсус урта уку йортларын тәмамлаучылар эшкә урнашу буенча киң күләмле акциядә катнашкан.

Ярминкә нәтиҗәләре буенча 395 кеше эшкә юллама алган, 158 кеше эшкә урнашкан.

“Яшьләргә эш” дип аталган вакантлы эш урыннары ярминкәсе хезмәт урыннары белән тәэмин итүгә ярдәм итү өчен Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “Демография” гомумдәүләт  проекты кысаларында оештырылган.

 

 

Башкортстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: