Барлык яңалыклар

Аскында – «Спортчылар аллеясе»

«Яшел Башкортстан» ациясендә аскынлылар теләп катнашты.

Аскында – «Спортчылар аллеясе»
Аскында – «Спортчылар аллеясе»

Кичә республика буенча табигатьне саклауга, агач үсентеләре утыртуга юнәлтелгән “Яшел Башкортстан” акциясе үтте. Ул “Экология” гомумдәүләт проекты буенча оештырылды. Чарада Аскын районында яшәүчеләр дә зур активлык күрсәтте. Яңа стадионда “Спортчылар аллеясе” пәйда булды, Крестьян урамында миләш үсентеләре утыртылды.

“Спортчылар аллеясе”нә башлап 60 чыршы үсентесе утыртылды. Энтузиастлар алдында район Мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады. Хәрби-спорт көрәше буенча Русия чемпионы, дөнья чемпионаты призеры Илһам Нурмөхәммәтов үткәргән физзарядка исә җыелучыларның күңеленә дәрт һәм көч өстәде.

Агач утыртуга күпләр балалары белән бергә килгән иде. Шуңа күрә чара чын халык бәйрәме төсен алды.

Чыганак: Башкортстанның Аскын районы хакимияте; https://contenta.info/press_releases/320148

Аскында – «Спортчылар аллеясе»
Аскында – «Спортчылар аллеясе»
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: