Барлык яңалыклар

Бәләбәйдә "Бал корты туе"

Фестивальдә ярминкә дә оештырылган. 

Бәләбәйдә "Бал корты туе"
Бәләбәйдә "Бал корты туе"

 Бәләбәй районында "Бал корты туе" ("Пчелотуй") беренче бал фестивале старт алды. “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм” илкүләм проекты ярдәмендә фестивальдә һөнәрчеләр ярминкәсе узган. Ул Бәләбәйдә Үзәк мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта оештырылган. Фестиваль кысаларында һөнәрчеләр ярминкәсе булган, анда бәләбәйләр һәм шәһәр кунаклары осталарның кул эшләрен, төрле эшләнмәләрне сатып ала алган.

Ярминкәдә балчыктан ясалган эшләнмәләр, йорт өчен матур декор предметлары, кулдан ясалган тәмле конфетлар, хенд-мейд башлыклар, үзенчәлекле балавыз шәмнәр, бәйләнгән пледлар, бияләйләр, киез итекләр, кәгазь трубкалардан үрелгән эшләнмәләр һәм башкалар тәкъдим ителгән. 

 

Бәләбәйдә "Бал корты туе"
Бәләбәйдә "Бал корты туе"
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: