Барлык яңалыклар

Авария хәлендәге йортлар бетәчәк

Башкортстанда авария хәлендәге торактан күчерү программасын 2022 ел ахырына кадәр төгәлләячәкләр.

Авария хәлендәге йортлар бетәчәк
Авария хәлендәге йортлар бетәчәк

Башкортстанда халыкнны авария хәлендәге торактан күчерү программасы 2022 ел азагына кадәр тәмамланачак. Бу хакта республиканың төзелеш министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин белдерде. “2017 елга кадәр авария хәлендә дип табылган торактан  күчерү программасы Башкортстанда быел тәмамланачак. 2 меңгә якын кешене күчерәсе калды”, - дип белдерде Егор Родин.

Исегезгә төшерәбез, авария хәлендәге торактан күчерү “торак һәм шәһәр мохите” дип аталган гомумдәүләт проекты ярдәмендә үткәрелә. Башкортстанда хәзер 2012 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 1 гыйнварына кадәр аварияле дип танылган йортларны күчерәләр. Әлеге программа буенча барлыгы 134 күпфатирлы авария хәлендәге йорттан  5 мең кешене күчерергә кирәк. Шул ук вакытта киләсе елдан Башкортстанда 2017 елның 1 гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү программасы старт ала. Авария хәлендәге 620 йортта 13,4 мең кеше яши.

 
Фото: vatandash.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: