Барлык яңалыклар

Аек халык – сәламәт халык

Чакмагыш районының Каразирек авыл мәдәният йортында Бөтендөнья аеклык көненә багышланган чара үтте.

Аек халык – сәламәт халык
Аек халык – сәламәт халык

Тәүдә Мәдәният йортында “Киләчәгеңне үзең хәл ит!” дип аталган видеопрезентация күрсәтелде. Соңыннан “Нәрсә ул алкоголь һәм аның зыяны нәрсәдә?” дигән темага багышланган лекция-әңгәмә үтте. Катнашучылар китап, гәзит һәм журнал мәкаләләре аша хәмернең организмга китергән зыяны һәм бу өлкәдәге статистик мәгълүматлар белән танышты. Лекциядә эчкечелек Русиядәге төп үлем сәбәпләренең берсе булуы билгеләнде. Чараның ахырында “Каршы тора аласызмы” дип аталган сораштыру-тест үткәрелде һәм сәламәтлек гимнастикасы үткәрелде.

Әлеге чара “Демография” гомумдәүләт проектының “Җәмгыять сәламәтлеген ныгыту” федераль проекты кысаларында оештырылды.

Чыганак: Башкортстанның Чакмагыш районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/317763

Аек халык – сәламәт халык
Аек халык – сәламәт халык
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: