+15 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Языковода аллея

Языково авылында Ленин урамындагы җәяүлеләр аллеясы төзекләндерелә.

Языковода аллея
Языковода аллея

Благовар районының Языково авылында Ленин урамындагы җәяүлеләр аллеясын төзекләндерү эшләре бара. Алар  “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә куела. Бу хакта Благовар муниципаль районы администрациясе хәбәр итә.

Аллеяне  төзекләндерүне район халкы тавыш бирү барышында  сайлап алган. Реконструкциянең төп максаты -- территорияне халык һәм кунаклар өчен  уңайлы итү. Хәзер анда юлларга  асфальт салынган, эшчеләр яктырту җайланмаларын урнаштырырга керешкән. Агымдагы елның сентябрь ахырына кадәр подряд оешмасы эшләрне төгәлләргә ниятли.

Былтыр исә илкүләм проект ярдәмендә Языково авылында парк төзекләндерелгән иде. Анда яңа фонтан барлыкка килгән, чәчәкләр утыртылган, газон яңартылган.

Языковода аллея
Языковода аллея
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас в