+15 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Киләчәккә билет бирелә

Башкортстанның 19 меңнән артык укучысы  “Киләчәккә билет- 2022” проектының 2нче этабында катнашачак.

Киләчәккә билет бирелә
Киләчәккә билет бирелә

Башкортстанда “Киләчәккә билет-2022” һөнәри юнәлеш бирү проектының 2нче этабы старт алды. Анда Башкортстаннан 6-11 сыйныфта белем алучы  19 меңнән артык укучы катнашачак. Уфа һәм республика районнары мәктәпләреннән 3316 бала “Русия минем тарихым” тарихи паркында  “киләчәк лабораториясе” күргәзмә-практикумына йөри башлаячак.

Күргәзмәдә балалар заманча хезмәт базары төзелеше һәм һөнәри белем бирү системасы белән танышачаклар. Алар уен һәм танып белү форматында симуляторлар һәм мультимедиа технологияләре ярдәмендә үзләре өчен 400дән артык кирәкле һөнәр ала алачаклар. Балаларны 143 педагог – навигатор озатып йөриячәк. Моннан тыш, республика көллиятләрендә укучылар өчен һөнәри пробалар узачак.
“Киләчәккә билет” проекты Русия  Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “Мәгариф” гомумдәүләт  проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

Һөнәри әзерлек үзәге фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас в