Барлык яңалыклар

Булачак журналистлар Дәүләкәндә үсә

“Буыннар бәйләнеше” дип аталган иҗади эшләр конкурсында Дәүләкән кызы җиңде.

Булачак журналистлар Дәүләкәндә үсә
Булачак журналистлар Дәүләкәндә үсә

Шушы көннәрдә Уфаның “Патриот” хәрби-патриотик ял паркында “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Русия гражданнарын патриотик тәрбияләү” федераль проекты кысаларында “Геройлар хәтердә. Буыннар бәйләнеше” дип аталган иҗади конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланды.

Конкурсны Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Башкортстан Республикасы Журналистлар союзы оешмасы белән берлектә игълан итте.

Дәүләкән шәһәренең 7нче мәктәбендә 8нче сыйныфта укучы Юлия Щедрина “Безнең гаилә герое” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Ул үзенең бабасы Бөек Ватан сугышы герое Алексей Лукьянович Щедрин турында язган иде.

Бүләкләү тантанасыннан соң конкурста катнашучылар өчен Уфа шәһәренең истәлекле урыннары буенча экскурсия оештырылды. Бәйге һәр укучы хәтерендә уңай хисләр һәм күңелле хатирәләр калдырды.

Чыганак: Башкортстанның Дәүләкән шәһәре хакимияте, https://contenta.info/press_releases/315734

Булачак журналистлар Дәүләкәндә үсә
Булачак журналистлар Дәүләкәндә үсә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: