Барлык яңалыклар

Уфада бу кадәр халык кая чапты?

17 сентябрь Уфада Агыйдел елгасы ярында “Милләтләр кроссы – 2022” дип аталган Бөтенрусия йөгерү көне узды.

Уфада бу кадәр  халык кая чапты?
Уфада бу кадәр халык кая чапты?

Башкала мэриясе мәгълүматларына караганда, стартка 5 мең уфалы чыккан. Спорт бәйрәмендә гадәттәгечә мәктәп, лицей, гимназия, көллият, техникум һәм югары уку йортлары укучылары, оешма, предприятие хезмәткәрләре, ветераннар һәм йөгерергә яратучылар катнашты.

Өлкән яшьтәгеләр  физик әзерлекләренә карап, 1-12 километр ара йөгерсә, калганнар 2 мең метр дистанциягә чапты.

Призерлар Уфаның физик культура һәм спорт идарәсе грамоталары, медальләре һәм кубоклары белән бүләкләнде.

Йөгерү көне саны буенча да, географик яктан да ил территориясендә иң массакүләм һәм масштаблы спорт чарасы. Ул 2004 елдан бирле  үткәрелә. “Милләт кроссы” Русиянең 85 шәһәрендә узды, бу массакүләм спорт чарасында 380 меңнән артык кеше катнашкан. Ярышлар “спорт – тормыш нормасы” дип аталган гомумдәүләт федераль проекты кысаларында узды.

 

Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: