Барлык яңалыклар

Имәннәр шаулап үссен!

Октябрьский шәһәрендә хәтта сабый балалар да агач утырта.

Имәннәр шаулап үссен!
Имәннәр шаулап үссен!

Балаларны һәм аларның ата-аналарын әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә җәлеп итүнең яхшы чарасы – агач утырту. Менә инде икенче ел рәттән Октябрьский шәһәренең “Сәламәтлек” 18 нче балалар бакчасындагы “Изгелекле йөрәкләр” отрядының эко-волонтерлары имән чикләвегеннән үсентеләр үстерә. Балалар аларның үсүен күзәтә, су сибә, тәрбияли, аннары “Имән утырт – урман үсәр” акциясендә катнашып, үсентеләрне туфракка чыгара.

15 сентябрьдә отряд әйдаманнары һәм волонтерлары әти-әниләре белән берлектә “Нефтяник” паркында тагын 5 имән үсентесен утыртты.

Бергәләп эшләү өлкәннәрне һәм балаларны берләштерде, шатлыклы кәеф тудырды, табигать белән аралашу һәркемгә уңай хис-тойгы, дәрт, шатлык бүләк итте. Әлеге чара “Мәгариф” һәм “Экология” гомумдәүләт проектлары буенча башкарылды.

Чыганак: Башкортстанның Октябрьский шәһәре хакимияте, https://contenta.info/press_releases/315892

Имәннәр шаулап үссен!
Имәннәр шаулап үссен!
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас