

Башкортстан мәктәп туризмы программасы старт алган пилот төбәкләренең берсе булды. Аның ничек тормышка ашырылуы, укучыларның беренче сәфәрләре турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз телеграм-каналында язды.
“Беренче сәяхәтләр инде булды, фикерләр бик яхшы. Нуриман, Благовещенский, Миякә, Салават районнарында балаларның бер өлеше беренче тапкыр булды. Балалар Павловка ГЭСын, Кызыл чишмәне һәм башка истәлекле урыннарны күрделәр”, – дип язды Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, укучылар сәяхәтләрен Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырылган “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проекты буенча тормышка ашырган. Моның өчен федераль бюджеттан 55,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Республика бюджетыннан тагын 22,2 миллион сум өстәгәннәр.
Радий ХӘБИРОВның телеграм-каналы фотосы.