Краснокама районының ике торак пункты – Иске Каенлык һәм Яңа Каенлыкка су вакытыннан алда киләчәк.
Хәзерге вакытта торбаүткәргеч салынган, 30 кубометрлы 14 янгын резервуары урнаштырылган, 33 кое һәм өч җыелма кое эшләнгән, 20 янгын гидранты урнаштырылган. Әлеге вакытта 50 кубометр су сыешлы дүрт башняны кую буенча эшләр бара.
Бу эшләр Русия Президенты кушуы буенча эшләнгән “Чиста су” федераль программасы кысаларында алып барыла. Бу эш нәтиҗәсендә Иске Каенлык авылында яшәүче 128 һәм Яңа Каенлык авылында яшәүче 496 кеше су белән тәэмин ителәчәк. Болар өчен федераль бюджеттан 50 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Фото: apelsingk.ru