

Октябрьский шәһәре Башкортстанның Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан. Шуңа да аның рельефы тигез түгел, бу исә туристларны үзенә җәлеп итмичә калмый. Биредә диңгез өстеннән 349 метр биеклектәге Нарыштау урнашкан. "Туризм" гомумдәүләт проекты кысаларында шәһәрдә Нарыштауга эко-сукмак төзү буенча проект башкарыла. Ул акчалата керем кертүдән бигрәк, туган якның тарихын һәм табигатен популярлаштыру, яңа сәяхәт маршрутлары булдыруга юнәлтелгән. Җәяү йөрергә яратучылар Нарыштауга күтәрелеп, аның биеклегеннән шәһәр һәм әйләнә-тирәдәге табигать гүзәллеге белән хозурлана ала хәзер. Проектның авторы Дана Аникина бу маршрутны Көньяк Уралдагы Зур сукмак үрнәгендә башкарырга тәкъдим итә. Моның өчен ул фикердәшләрен берләштереп, иганәчеләр ярдәмендә юл күрсәткечләре һәм мәгълүмат стендлары куйган, эскәмияләр, күзәтү мәйданчыгы урнаштырган. Шулай ук туристлар өчен телефоннарын һәм гаджетларын тукландыру мөмкинлеге дә бар.
Атна саен сукмакта экологик субботниклар үтә. Туристлар тарафыннан 40 капчык чүп-чар чыгарылган. Иң актив туристлар өчен медаль дә булдырылган. Аңа лаек булучы иң яшь турист – 4 яшьтә, ә иң өлкәне 73ен тутырган.
Әлеге эш “Кече һәм урта эшкуарлык”, “Туризм” һәм “Экология” гомумдәүләт проектлары буенча башкарыла.
Чыганак: Башкортстанның Октябрьский шәһәре хакимияте; https://contenta.info/press_releases/312656