Бөредәге Революция көрәшчеләре исемендәге паркны төзекләндерүнең икенче этабы тәмамланды. Ул “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” дип аталган федераль проекты ярдәмендә үткәрелде.
– Парк елдан-ел уңайлырак һәм матуррак була бара. Быел бүлеп бирелгән акчалар нигезендә 150 метр җәелгән. Балалар уен һәм волейбол мәйданчыгы ясалды, яңа светодиод яктырткычлар урнаштырылды. Киләсе елда паркның икенче өлешен төзекләндерүне дәвам итәргә планлаштырабыз, – дип хәбәр итә Бөре мэры Виктория Бурдина.
Бөредәге бу паркны төзекләндерү 2019 елда башланды. Проектта капламалар урнаштыру, кече архитектура формаларын монтажлау, территорияне яктырту, шулай ук керү урынын һәм паркка килүчеләр өчен машина кую мәйданын төзекләндерү карала.
Исегезгә төшерәбез, “Торак һәм шәһәр тирәлеге” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.
Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат үзәге фотосы.