Барлык яңалыклар

Иске Шәрәй мәктәбендә – балалар бакчасы

Биредә әлегә 3-7 яшьтәге 20 бала тәрбияләнә. Киләчәктә аларның саны тагы да артырга тиеш.

Иске Шәрәй мәктәбендә – балалар бакчасы
Иске Шәрәй мәктәбендә – балалар бакчасы

Кырмыскалы районының Иске Шәрәй авылы зур түгел, биредә 500дән артык кеше яши. 2019 елда ук биредә балалар бакчасы ачу кирәклеге ачыкланды. Бу башлангыч “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашты. Балалар бакчасын ачу өчен төзелеш эшләре алып бару кирәкмәде – төркем урындагы мәктәп бинасында урнашты. Бу аңлашыла да, чөнки мәктәптә укучылар саны артык зур түгел. Бинада мәктәпкәчә балалар төркеменә өч кабинет бүленгән. Анда дәрес, йокы бүлмәләре, санитар үзәк урнашкан. Балалар мәктәп ашханәсендә туклана. 3-7 яшьтәге 20 нарасыйны тәрбияче һәм аның ярдәмчесе караячак.

Төркемне ачу тантанасына Кырмыскалы РайПОсы җитәкчесе Рәвис Хазиев килде һәм бакчага күпфункцияле аппарат бүләк итте. Район хакимияте башлыгы Әлфир Сабировның бүләге – телевизорга бу менә дигән өстәмә булды.

Чыганак: Башкортстанның Кырмыскалы районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/310886

Иске Шәрәй мәктәбендә – балалар бакчасы
Иске Шәрәй мәктәбендә – балалар бакчасы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: