Башкортстан Республикасы туризм өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга Ростуризм грантларын алачак, дип хәбәр итте республика хөкүмәте матбугат хезмәте. "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты кысаларында төбәккә федераль ярдәмнең гомуми күләме 335,5 млн сум тәшкил итә. Шул ук вакытта республика бюджеты хисабына 6,84 млн сум күләмендә финанслау каралган, бу 2% тәшкил итә".
Барлыгы өч төрле грант каралган. Мәсәлән, елга һәм күл ярларында пляж зоналарын төзекләндерүгә һәм милли туристлык маршрутларын үстерүгә регион 148,9 млн сум алачак; кемпинглар һәм автокемпинглар төзүгә -- 81,7 млн сум; турҗиһазлар сатып алуга, электрон юл күрсәткечләр булдыруга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен туристик мохит үсешенә, яңа маршрутлар эшләүгә -- 104,8 млн сум.
"2023 елда бүлеп бирелгән акчалар ярдәмендә якынча 70 республика проектын тормышка ашырырга планлаштырабыз, алар төбәк буенча сәяхәтләрне уңайлырак, кызыклырак һәм арзанрак итәргә мөмкинлек бирәчәк", -- ди республиканың Эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
"Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты Россия буенча 2030 елга сәяхәтләр санын 140 млн га кадәр арттыруны, шулай ук илдә туристлык тармагының мультипликативлыгы хисабына икътисадый үсешне тәэмин итүне күздә тота.