Барлык яңалыклар

Дзюдога яшь комачауламый

Октябрьский шәһәрендә яшәүче Дамир Миңнегалимов дзюдо буенча ветераннар арасында Русиянең ачык чемпионатында җиңү яулады.

Дзюдога яшь комачауламый
Дзюдога яшь комачауламый

Якташыбыз Уфа, Тверь өлкәсе, Татарстан һәм Әстерханнан килгән көндәшләре белән дүрт алыш үткәреп, һәммәсендә дә вакытыннан алда җиңүгә иреште. Нәтиҗәдә, Дамир Миңнегалиев ветераннар арасында дзюдо буенча ике тапкыр Русия чемпионы булып танылды.

Өлкә губернаторы призына ярышлар Ульяновск шәһәренең «Идел-Спорт-Арена» спорт сараенда, “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында узды. Анда Русиядән, Әрмәнстаннан, Әзәрбәйҗаннан, Казахстаннан, Таҗикстаннан һәм Үзбәкстаннан килгән 400дән артык дзюдочы-ветеран катнашты.

Дзюдодан тыш Дамир Дәүләтгәрәй улы самбо белән дә шөгыльләнә. Самбо буенча ул өч тапкыр дөнья чемпионы һәм ун тапкыр Русия чемпионы исеменә лаек булган. Әлеге көндә якташыбыз Голландиянең Гаага шәһәрендә октябрь аенда узачак дөнья чемпионатына әзерләнә.

Чыганак: Башкортстанның Октябрьский шәһәре хакимияте; https://contenta.info/press_releases/309192

Дзюдога яшь комачауламый
Дзюдога яшь комачауламый
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас