Башкортстанда Дим елгасы үзәнен чистарту эше башланды. Ул "Экология" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә куела.
Шул ук вакытта Благовещенск шәһәрендәге Потеха елгасындагы буаны чистарту да төгәлләнеп килә. Бу хакта Федераль су ресурслары агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Быел Росводресурс республикага ике юнәлешкә 75,5 млн сум акча җибәрде. Су объектлары -- Агыйдел елгасы кушылдыклары, ул исә, үз чиратында, илнең иң мөһим су артерияләренең берсе -- Каманы туендыра. Төбәкләрнең үсеше эре елга бассейны ресурслары белән бәйле», -- дип белдерә Кама бассейнының Росводресурс су идарәсе җитәкчесе Александр Михайлов.
Фото: freestockimages.