Барлык яңалыклар

Мәктәптә – технопарк!

Башкортстанның Салават шәһәрендә  балалар технопаркы ачылачак.

Мәктәптә – технопарк!
Мәктәптә – технопарк!

 Салават шәһәренең 1нче санлы гимназиясендә бу елның сентябрь ахырында “Кванториум” дип аталган балалар технопаркын рәсми рәвештә ачу планлаштырыла. Ул уку йорты 2013 елда Русиянең 500 иң яхшы мәктәбе исемлегенә кертелгән иде.

“Мәктәп технопаркы” – укучыларны гамәли, фәнни-техник, инженер-конструкторлык һәм уйлап табу эшчәнлегенә актив тарту өчен төрле дәрәҗәдәге мәгариф, фәнни учреждениеләр һәм җитештерү предприятиеләре тырышлыгын берләштерергә мөмкинлек бирүче ресурс үзәге.

Салават шәһәренең 1нче гимназиясе-социаль-гуманитар һәм физика-математика юнәлеше буенча өлкән сыйныфларны профильләштерү, шулай ук 1нче сыйныфтан инглиз телен тирәнтен өйрәнү, 5нче сыйныфтан икенче чит телне өйрәнү һәм 1нче сыйныфтан информатиканы өйрәнү белән билгеле белем бирү учреждениесе.

“Мәгариф” дип аталган гомумдәүләт  проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә технопарк өчен федераль бюджет хисабына заманча югары технологияле җиһазлар сатып алынган. “Кванториум” –мәгарифнең яңа заманча форматы, ул балаларның фәнни һәм иҗади потенциалын ачарга ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, “Мәгариф”  проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.

 

Фото: dia-nika.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: