Барлык яңалыклар

Беренче тапкыр – мәктәпкә!

Аскын районында 226 бала бүген беренче тапкыр парта артына утырды.

Беренче тапкыр – мәктәпкә!
Беренче тапкыр – мәктәпкә!

Районда бүгенгә 37 мәгариф оешмасы эшли. Шуларның 21е – гадәти мәктәпләр, икесе – өстәмә белем бирү учреждениесе, 16сы – балалар бакчалары. Мәктәпләрдә 2523 бала белем ала, балалар бакчаларында 849 бала тәрбияләнә. Аларны 300 педагог һәм 81 тәрбияче хәстәрли. Бүген 226 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде.

Районда мәктәпләрне яңарту, аларны заманча җиһазландыру эшенә зур игътибар бүленә. Җәй эчендә Аскынның 2нче урта мәктәбенә капиталь ремонт ясалды, бинаның түбәсе, тәрәзәләр һәм ишекләр, электр җиһазлары, су белән тәэмин итү, вентиляция, җылыту системалары алыштырылды. Шулай ук мәктәп ашханәсе хәзер барлык таләпләргә дә җавап бирә, анда яшелчә һәм ит цехлары аерым эшли. Бу эш “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Мәктәп мәгарифе системасын заманчалаштыру” федераль проекты буенча башкарылды.

Бүген яңартылган мәктәп үзенең укучыларын кабул итте. Анда барлыгы 763 бала белем ала. Шулай ук 21 бала – V сыйныф укучылары “Шайморатов сыйныфы”н тәшкил итә. Тиздән мәктәп алды территориясе, спорт мәйданчыклары да яңа төс алачак.

Чыганак: Башкортстанның Аскын районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/308718

Беренче тапкыр – мәктәпкә!
Беренче тапкыр – мәктәпкә!
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас