Барлык яңалыклар

Нефтекамада – яңа проектлар

Тиздән биредә сут җитештерү һәм консервалау заводы һәм автомобиль юу комплексы эшли башларга тиеш.

Нефтекамада – яңа проектлар
Нефтекамада – яңа проектлар

Аларның проектлары Нефтекама шәһәре хакимиятендә “Эшкуар сәгате” кысаларында тикшерелде. Аны шәһәр мэры Эльдар Вәлидов алып барды. Сут җитештерү һәм консервалау заводы проектын “НурАгро” ҖЧҖ җитәкчеләре Фәрит Якупов һәм Вартан Пилилян тәкъдим итте. Проектны тормышка ашыру 30 миллион сумга төшәчәк һәм анда шәһәрдә яшәүчеләр өчен 20 өстәмә эш урыны булдырылырга тиеш.

3 бокстан торган автомобильләр юу комплексы исә 6 миллион сумга төшәчәк. Аның проекты шәхси эшкуар Марсель Гыйззәтуллин тарафыннан тәкъдим ителде. Ул шулай ук төзелеш өчен җир участогы бүлүне сорады.

Әлеге эш “Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү” гомумдәүләт проекты буенча алып барыла.

Чыганак: Башкортстанның Нефтекама шәһәре хакимияте, https://contenta.info/press_releases/304923

Нефтекамада – яңа проектлар
Нефтекамада – яңа проектлар
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: